Көз, без сине көтеп алабыз (6+)

12 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә беренче сыйныфлылар өчен «Көз, без сине көтеп алабыз» дигән бәйге программасы үткәрде.

осень
1635924834118
1635925460681
IMG-20211102-WA0007 (2)

Бәйге программасы елның иң матур фасылы – көзгә багышланды. Чара дәвамында китапханәче балаларны көз турында әкият белән таныштырды, көзнең һәр ае турында тулырак сөйләде. Программа барышында катнашучылар яшелчәләр, гөмбәләр, көз билгеләре турында табышмаклар чиште, яфраклары буенча агачларны таныды. Балалар дус-тату һәм күңелле итеп «Яфракларны җый», «Оста пешекчеләр», «Мине таны», «Көз билгеләре» бәйгеләрендә катнашты. Чара азагында барысы бергә  «Жёлтые листочки» мультфильмын карады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: